Начар метеорологик күренешләр: 15 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казанда - төнлә һәм иртән) көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач буенча) 2019 елның 14 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 15 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 12 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -1..-4˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+5˚.