Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә африка дуңгызлар чумасын (АЧС) булдырмау чараларын күрергә тәкъдим итә

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе Дмитрий Медведевта  узган  киңәшмә беркетмәсе  нигезендә  африка  луңгызлар  чумасы таралуны    булдырмау  максатларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, кыргый  кабан  дуңгызлары  арасында  вирусның  йөрүе һәм  бу  авыруның  табигый  чыганаклары  барлыкка  килү  АЧС таралуның төп   сәбәпләрен  тәшкил  итә,  дип  билгеләп  үтте.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,    терлек  азыгы   культуралары  кырлары  кыргый  хайваннар,  шул  исәптән  кабан дуңгызлары  өчен   азык  базасы  булырга мөмкин,  дип  кисәтә.   Моннан  тыш,  йогышланган  азыкны  кошлар  да  (каргалар  һәм  чыпчыклар),  шулай  ук  тычканнар  да  таратырга  мөмкин.  

Кыргый  хайваннарны  бигрәк  тә  солы,  бодай, кукуруз, кузаклы  культуралар, тамыразыклар    (бигрәк  тә  кабан һәм  аю  өчен),  шулай  ук  көзге  культуралар һәм  тукранбаш (клевер)     (поши  һәм  кыр кәҗәсе өчен)   кызыктырырга  мөмкин.  Шуңа  күрә  эре  терлекчелек  предприятиеләре,  фермалар, хуҗалыклар    тирәсендә  азык  культуралары  белән  кырлар  булу  АЧС таралу  куркынычын  тудыра.  

Азык  культуралары  кырларын  андый  предприятиеләрдән  ераграк  булдырырга, андый  кырларны  предприятие  тирәсеннән  1 км  ераграк булган  арада  чәчәргә яисә хайваннар  үтеп  кермәслек  итеп   кырлар  периметры  буенча  тирәлек    конструкциясен (электропатиялар, куркыта  торган  тавышлы  сигналлар һ.б.лар) урнаштырырга  тәкъдим  ителә.   

Авыл  хуҗалыгы  кырларын  кыргый  хайваннар тарафыннан  агулауны  киметү  өчен  кырларны  урман массивларыннан, урман  үскән  ерганаклардан  ераграк  чәчәргә кирәк.    Якында   утраулы  урманнар булган  кырларга, әлеге  урманнарның   яклау  үзенчәлекләре  түбән булганга  күрә,  кыргый  хайваннар   күп йөрми.  

Шулай  ук киптерелә  торган,  шулай  ук  складларда  саклана  торган    авыл  хуҗалыгы  продукциясенә  кыргый  хайваннарның кагылуын  булдырмау  чараларын  күрергә, дератизацияләүне һәм  кошларны  куркытып  торуны  оештырырга  тәкъдим  ителә.    Җитештерү  һәм склад  комплексларының   периметрын  хайваннар  үтеп  керү  мөмкинлеген  калдырмый  торган  конструкцияләр  белән  чикләргә  тәкъдим  ителә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International