«Икенче сыйныф укучысының мәктәп авырлыклары»

8 ноябрь 2019 ел., җомга

Балаларда төрле уңай сыйфатлар булуны аңлату максатыннан, 2019 нчы елның 8 ноябрендә Балтачның «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова Кече Лыза урта мәктәбендә «Икенче сыйныф укучысының мәктәп авырлыклары»дигән темага төркемле шөгыль үткәрде.

Бу шөгыльдә балалар әкият терапиясе аша уен һәм яшьтәшләре белән үзара сөйләм эшчәнлегенә тартылдылар. Балалар барлык биремнәрдә дә актив катнаштылар, үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белделәр.

Бу шөгыль төрле категориядәге гаилә балаларын бердәм коллективка тупларга, үз юлларында туган кыенлыкларны җиңәргә, социаль куркыныч гаиләләрдәге балаларга үзбәяләрен күтәрергә ярдәм итәр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования