«DилбегӘ - 2019»

2019 елның 18 октябре, җомга

12 октябрьдә «АрбаllыАт» фестивале кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган, Балтач муниципаль районы хезмәт коллективлары җыелма командалары арасында «DилбегӘ - 2019» спорт ярышы үткәрелде. «DилбегӘ - 2019» бәйгесе биш төр буенча ярышларны үз эченә ала. 
Чараның максаты: спорт-сәламәтләндерү эшен массакүләм популярлаштыру, кешеләрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, районда авыл спорт төрләрен пропагандалау һәм үстерү.
Бәйрәм программасы күп төрле бәйгеләргә бай булды. Сезон ябылу уңаеннан узачак чараның төп бәйгесе булган – ат ярышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.


Ярыш нәтиҗәләре:
«Бизәлгән ат»  бәйгесе:
1 нче урын – «Карлыгач», Сәлахов Мансур авылы Чапшар
2 нче урын – «Сандугач» Әхтәмов Фирдәвес Чапшар авылы
3 нче урын- Әсхәдуллин Айрат Иске Салавыч
4 нче урын - «Волна»  Зарипов Фәрит с. Сасна
5 нче урын – «Йолдыз» Шайдулла Сосна авылы
«Арбалы ат» бәйгесе:
1 нче урын-Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге
2 нче урын-мәгариф идарәсе
3 нче урын-Мәдәният бүлеге
4 нче урын-Балтач район башкарма комитеты
Мотоблокларда узышу:
1 нче урын-Нияз Муллагалиев Балтач
2 нче урын-Руслан Сәлахиев Кариле авылы
«Иң матур бизәлгән өстәл» бәйгесендә мәдәният бүлеге бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International