"Хыял" яшьләр үзәге "Кайда логика ?"дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланылалар.

2019 нчы елның 7 нче октяберендә Балтач мәдәният йортында "Хыял" яшьләр үзәге укытучылар көненә багышланган "Кайда логика ?" дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Бу чарада Балтач урта мәктәбеннән һәм Балтач гимназиясеннән килгән укытучылар катнашты.

Уен 5 раундтан торды:

1 раунд. Уртак әйберне табарга.
2 раунд. Картинада нәрсә җитми?
3 раунд. Икесе бер.
4 раунд. Киноребуслар
5 раунд. Барсын кушкач формуласы

Барлык раундлар нәтиҗәләре буенча: 

1 урын: "Балтач гимназиясе" командасы

2 урын: "Балтач урта мәктәбе" командасы

Чара өчен "Хыял" яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International