Җан җылыбыз Сезгә, өлкәннәр!

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көнен һәр җирдә икенче көзге айның беренче көнендә - 1 нче октябрьдә билгеләп үтәләр. Бу тантана халыкара статуска ия. Бу дата очраклы гына сайланмаган: картлык - ул алтын вакыт, көзне дә алтын вакыт дип атыйлар, шуңа күрә өлкән буынга көзге сезонның иң кызган көннәрендә махсус көн бүлеп бирергә карар кылынган.

Өлкәннәр көне - ул безнең кадерле кешеләребезнең якты һәм игелекле бәйрәме, ул көнне без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча игътибар үзәгендә тотабыз. Бу көн яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм үз-үзеңне корбан итү кыйммәтләре турында искәртергә тиеш. Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, рәхмәт, мәрхәмәт һәм ихласлык хисләре тәрбияли. Без өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең генә киләчәге барлыгын онытмаска тиеш. Өлкән кеше башкалардан узган еллар саны белән генә аерылып тормый. Өлкән яшьтәге кешеләрнең иңнәрендә күпьеллык хезмәт, авыр сынаулар һәм бай тормыш тәҗрибәсе. Күп кенә өлкән кешеләр эшләвен дәвам итә. Алар яшьләр белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алалар. Менә ни өчен аларның фикерләренә колак салалар, киңәш, ярдәм сорап киләләр.

Өлкәннәрне хөрмәт итү, барыннан да элек, синнән күбрәк яшәгәннәрнең яңа буынга ышаныч хисенә ия булуын аңлауда, чөнки кайчандыр алар да яшь, тәҗрибәсез булганнар, алардан өлкәнрәк кешеләргә хөрмәт белән караганнар, ә хәзер яшьләр чираты җитте. Өлкәннәргә хөрмәт белән карау традициясе күптән барлыкка килде. Бу күпләр уйлаганча,  бурыч түгел. Чөнки һәркем үзен олы яшьтә итеп күз алдына китереп карарга һәм узган елларда нинди мөнәсәбәткә лаек булганын уй -фикерләргә тиеш. Әби-бабайларыгызга гына түгел, тирә-юньдәге өлкәннәргә дә ихтирам һәм кайгыртучанлык белән карарга кирәк. Бу табигый хисне гамәлләр белән ныгытсак иде: әби-бабаларыбызның хәлен ешрак белешеп, хуҗалык эшләрендә булышып яшәсәк иде; мөһим даталар белән котларга онытмыйча һәм үзебезнең уңышлар белән куандырып торсак иде, аларны ешрак кочаклап һәм дөньяда иң яхшы булуларын исләренә төшереп торсак иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International