Җиңүгә омтылышлары, осталыклары һәм лаеклы чыгыш ясаулары өчен район делегациясенә рәхмәт белдерәбез

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Билгеле булганча, 2019 нчы елның 10 нчы сентябреннән 15 нче сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында "Авыл яшьләре" XI җәйге авыл спорт уены узды. 34 кешедән торган Балтач командасы да район данын якларга дип Актанышка юл тотты. Ярышлар «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы программалары кысаларында мас-рестлинг, аркан тартышу, «Көрәш», җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта кебек спорт төрләре буенча узды. Шулай ук сыер саучылар һәм механизаторлар ярышлары да булды. Спортның һәр төрендә Балтач спортчылары лаеклы чыгыш ясадылар һәм җыелма команда  Татарстанның 43 районы арасында гомумкоманда зачетында 6 нче урынны алды.

Афәрин, егетләр, кызлар! Җиңүгә омтылышлары һәм осталыклары өчен барлык делегациягә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International