«XXI гасыр пиратлары» квест-уенның финалы

2019 елның 23 августы, җомга

2019 нчы елның 21 нче августында «Хыял» яшьләр үзәге «XXI гасыр пиратлары» дигән квест-уенын финалын үткәрде. Әлеге чарада Балтач муниципаль районының эшче яшьләре катнашты. Ярышларда 6 команда катнашты.

Уен командаларның бер-берсен сәламләвенннән башланып китте. Командаларга мәгълүматлы юл картасы тәкъдим ителде, анда станцияләр һәм хәрәкәт юнәлеше белән маршрут бите күрсәтелгән. Бу участокта командаларга куелган бурычны хәл итәргә кирәк иде, ул киләсе ноктага юл ача. Мәҗбүри контроль пунктларына барып җитү өчен ярышларда катнашучылар план-схема буенча яхшы ориентлаша белүләрен кулландылар. Биремнәр эзләп, командалар төрле каршылыкларны узды.

Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча :

- 1 урын - «Сосна авыл җирлеге командасы»

- 2 урын - «Шубан авыл җирлеге командасы»

- 3 урын - «Балтачгаз командасы»

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International