Эшче һөнәрләр чемпионаты ачылышы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген эшче һөнәрләр чемпионаты ачылды.

2019 нчы елның 22-27 августында Казанда чираттагы зур чара узачак — Татарстан башкаласы эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатын кабул итәчәк. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр үз осталыкларын ялгыз һәм команда ярышларында күрсәтәчәкләр.

Эшче һөнәрләр Чемпионаты 1953 елдан бирле үткәрелә. Моңа кадәр WorldSkills прототиплары булган беренче ярышларны 1947 елда сугыштан соңгы Испаниядә үткәрә башлаганнар. Илебезгә квалификацияле эшчеләр кирәк булганлыктан яшьләр оешмалары конкурс ярдәмендә кул хезмәтенә игътибарны җәлеп итәргә булдылар. Алты елдан соң International Vocational Training Organisation (IVTO) оештырыла, ә 1958 елда Италиядән читтә беренче ярышлар үткәрелә. 2000 еллар башында оешма WorldSkills International (WSI) дип үзгәртелә, ә 2012 елда аңа Россия кушыла.

Ярты гасыр элек булган кебек үк, чемпионатның төп максаты — яшьләрнең игътибарын кирәкле һөнәрләргә җәлеп итү һәм яңа эш урыннары барлыкка килүгә стимул бирү. WorldSkills эгидасы астында узган халыкара ярышлардан тыш, катнашучы илләрдә милли чемпионатлар, EuroSkills континенталь ярышлары һәм тармак чемпионатлары да уза.

Ярышлар WSI га керүче 76 илнең бер шәһәрендә ике елга бер тапкыр уздырыла. Катнашучыларны компетенцияләр буенча бүләләр, аларның һәрберсе һөнәрләргә туры килә: веб-дизайнер, автомеханик, флорист, пешекче һәм башкалар. Казанда катнашучылар алты блокка бүленгән 56 компетенциядә ярышачаклар:

Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр.

Граждан транспортына хезмәт күрсәтү.

Сәнәгать җитештерүе.

Төзелеш өлкәсе.

Хезмәт күрсәтү өлкәсе.

Иҗат һәм дизайн.

Һәр компетенциягә реаль шартларга якын булган биремнәр бирелә. Мәсәлән, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен машиналарның чын өлешләре бирелә, аларны тиешле вакыт эчендә төзәтергә яки көйләргә кирәк. Һәр көннән соң экспертлар конкурсантларның биремне ничек үтәвен бәяли — моның өчен субъектив һәм объектив критерийлар кулланыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International