Һава торышы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 23 нче августына һава торышы.

Начар метеорологик күренешләр: 23 нче  август Татарстан Республикасында урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк  (Казанда - төнлә һәм иртән); - төнлә һәм иртән томан.

Татарстан Республикасы буенча 2019 нчы елның 22 нче август 18 сәгатьтән 2019 нчы елның 23 нче август 18 сәгатькә кадәр: 

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан көндез төньяк-көнбатышка күчүе белән 5-10 м/c, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәючән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр, төнлә минималь һава температурасы +14..+19º. Көндез һаваның максималь температурасы +22.. +27º

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International