Горур җелферди Россия флагы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен 22 нче августта Россия Федерациясе Президентының 1994 нче елның 20 нче августындагы 1714 нче номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча Россия триколорына багышланган тантаналы чаралар уза. Бу көнне илебез тарихына һәм аның символикасына аерым игътибар бирелә. 2019 нчы елда Дәүләт флагы көнен 25 нче тапкыр билгеләп үтәчәкләр.

РФ флагы көнендә, гадәттәгечә, барлык төбәкләрдә тантаналы йөрешләр, патриотик чаралар, спорт ярышлары, авто-, вело- һәм мотоузышлар, төрле флешмоблар, конкурслар һәм концертлар уза. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чараларның барысының да максаты бер - Россия дәүләт символларының мөһимлеген күрсәтү.  Сүз уңаеннан, бәйрәм, гадәттә, РФ гимны астында Россия әләмен күтәрүдән башлана. Бу көнне төп "тантана сәбәпчесе» н бөтен җирдә күрергә мөмкин: бәйрәм итүчеләр кулында, барлык дәүләт учреждениеләре биналары өстендә һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International