Балтачка һавадан караш

2019 елның 17 августы, шимбә

15 нче августта Балтач районында Шакиров Фаяз Фәнил улы булып китте. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары вазыйфасын били һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы булып тора. Ул, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән берлектә, Балтач районы өстеннән очып узды. Очышның максаты булып районның экологик торышын һәм төзеклеген бәяләү торды. Рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыннарының  булуына аерым игътибар бирелде. Бу урыннар фотосурәтләрдә ачык күренә. Чүп-чар туплау, аны дөрес утильләштермәү һәм эшкәртүнең тулысынча диярлек булмавы-мөһим экологик проблема. Якын арада шундый «чүплекләрне» бетерү һәм ачыкланган проблемаларны хәл итү буенча эшләр планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International