Балтачка башкалабыз Казаннан шагыйрьләр килде

2019 елның 16 августы, җомга

16 нчы август көнне Балтач мәдәният үзәгендә 8 нче сентябрьдә узачак сайлаулар буенча эшлекле киңәшмэ үтте. Әлеге киңәшмәдә Казан шәхәреннэн кайткан күренекле шагыйрьләребез  Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Рифат Сәлах, районыбызнын танылган шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов катнашты. Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов язучылар белән  таныштырды,утырыш барышында сайлауларда катнашучы депутатлар турында мәгълүмат биреп үтте. Язучылар исә үз чыгышларында сайлауларда актив катнашуга өндәде һәм үз иҗатлары белән таныштырдылар.Утырыш җитди һәм шул ук вакытта шигърирухта үтте.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International