Яшьләр клубы "Факел" мөмкинлекләре чикле кешеләрне сөендерде

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2019 нчы елның 14 нче августында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне шатлык, тылсым һәм күңел ачу атмосферасына чумарга чакырдылар. Очрашу барышында «Фикердәшләр» клубы әгъзалары зарядка ясадылар, «Күңелле стартлар» да көч сынаштылар. «Крестики-нолики», «Очко җый» уеннары уйнадылар, көлделәр, биеделәр һәм җырладылар. Шулай ук пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда үзләрен сынадылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Безнең очрашуларның елдан-ел кызыграк һәм күңеллерәк үтүе шатландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International