Район эшмәкәрләре түгәрәк өстәл артында икътисад министрының беренче урынбасары белән очраштылар

14 август 2019 ел., чәршәмбе

14 нче август көнне Балтач районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сибгатуллин Рөстәм Рәфкать улы килде. Делегация составында шулай ук  икъдисат министрлыгыннан җитәкчеләр һәм белгечләр, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле, «Коррупциягә каршы Бизнес» иҗтимагый процедуралар үзәге вәкиле, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» вәкиле, «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» вәкиле, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» вәкиле булды.

Чара башланганчы башкалабыз кунагы берничә шәхси эшмәкәрдә “кунак” булып узды. Икътисад министрының беренче урынбасары  Илдар Галиуллин ширкәтенең, Бөрбаштагы колбаса ясау цехының һәм районыбызның башка кайбер эшмәкәрләренең эш барышы белән танышты.

Аннары, план буенча, Балтач гимназиясе базасында биш мәйданчыкта эшмәкәрләр катнашында эш башланды.  Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улының, Республикасы икътисад министрының беренче урынбасарының Сибгатуллин Рөстәм Рәфкать улының, эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директорының кереш сүзләреннән соң түгәрәк өстәлләр ачык дип игълан ителде. “Биржада интернет-сәүдәнең заманча инструментларына өйрәтү. Яңа сату базарларын  эзләү”, Үзмәшгуль булу гади, отышлы һәм гадел. Үсеш өчен яңа мөмкинлекләр. Хисаплар һәм взнослардан ирекле.”, “Авыл хуҗалыгы кооперативлары: ярдәм программалары һәм өстенлекләре”, “Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан эшкуарларга финанс һәм финанс булмаган ярдәме күрсәтү чаралары”, “Әгәр сезгә Роспотребнадзор һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүе белән килсә, нишләргә. Салым органы карары буенча банк счетын ябып куйган очракта нишләргә. “Тикшерелгән бизнес” интернет ресурсын тәкъдир итү” темаларына  биш майданчыкта түгәрәк өстәлләр үтте. Соңыннан "сорау-җавап" форматында очрашуга нәтиҗә чыгарылды.

Фотосурәтләр "Хезмәт" газетасы редакциясеннән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования