“Автобус 14..30” Балтач муниципаль районында булды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

12 нче августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте “Автобус 14..30” яшьләр акциясе уздыра. Республиканың барлык районнары буенча автобуста хәрәкәт итүче команда район яшьләре белән ачык дискуссияләр, бәйрәм фестивальләре оештыра, шулай ук рәсми социаль челтәрләрдә конкурслар үткәрә. Яшьләр белән ачык очрашулар республиканың һәр районында уздырыла, моның өчен Татарстан юлларын активистлар командасы узачак. “Автобус 14..30”  акциясенең төп бурычы – җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү.

“Автобус 14..30”  эш сәфәре белән Әтнә, Арча, Питрәч районнарында булды һәм бүген аларның билгеләнгән пункты безнең Балтач районы булды.  Очрашуга Татарстан  Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы кайткан иде. Акциядә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гәйнетдинов Илһам Фидаил улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, яшьләр берләшмәләре – мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр катнашты.

Акция “Сабантуй” паркыннан башланып китте. Сәфәр командасына керүче администраторлар ачык дискуссия һәм онлайн-сораштыру үткәрделәр, яшьләрне тыңладылар, безнең җирлектә яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында кызыксындырган сорауларны һәм тәкъдимнәрне карадылар. Аннан соң акциядә катнашучылар район урамнары буйлап автобуста йөрделәр. Сәфәр ахырында автобус безнең “Балтач” язуы белән дә тулыланды.

Акция белән кызыксынган кешеләр автобус маршрутын, актуаль мәгълүматны һәм конкурслар тупында “Татарстан яшьләре иҗтимагый хәрәкәте” битләрендә “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә күзәтә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International