"Татарстан - Яңа Гасыр " телеканалында телетапшырулар чыгару мәсьәләсе буенча киңәшмә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

"2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы нигезендә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халыкка хокукый  белем бирү буенча телетапшырулар циклы чыгарылуны тәэмин итә.

"Коррупциясез Татарстан " программасының чираттагы чыгарылышын «Мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләү»темасына багышлау тәкъдим ителә. Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру һәм өстәмә пособиеләр кертү, мәгариф учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау, балаларны мәгариф учреждениеләре арасында күчерү һәм укучыларның ата-аналарыннан законсыз акча җыю мәсьәләләре бик актуаль булып кала.

Күрсәтелгән өлкәдә коррупцияле факторларны вакытында ачыклау һәм булдырмау халыкның уку йортлары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары эшчәнлегенә ышаныч дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Программаның туры эфиры 5 августта 17: 30 сәгатьтә "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалында булачак.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International