Балтач районы яшь мөселманнарны Республика балалар Сабан туена чакыра

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклар!

14 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар Сабан туе узачак. 

Балалар өчен дип аталса да, бәйрәмне күрергә республика хөкүмәте вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы кунаклар килә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан булачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Сабан туе Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла.

Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укуы, мөнәҗәт әйтүе, шигырь сөйләве белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар оештыру каралган.

Быел Республика мөселман балалар Сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Абсолют батырга скутер тапшырылачак. Скутер иясен үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International