Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл. Үсеш территориясе» проектында кактнашырга чакыра

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр  итүенчә,    2019 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге    инициативасы  белән    Гомумроссия  халык   фронты  яңа  «Авыл. Үсеш  территориясе» проектын башлап  җибәрде.  Аның  максаты – авыл  территорияләрендә  милли  проектларны  гамәлгә ашыруга  анализ ясау  һәм  авылны  үстерүдә  яңа  алымнар  булдыру.   Проект бурычларына   авыл  территорияләрен  үстерүгә  тәэсир  итә  торган  милли  проектларның  һәм  дәүләт  программаларының  үтәлешенә    мониторинг, авылда  тормыш  шартларын  яхшырту  буенча  тәкъдимнәр  әзерләү һәм  җирле  халыкны  авыл  торак  пунктларын  үстерүгә  җәлеп  итү  керә.      

 «Авылда  тормыш  сыйфатын  күтәрүгә  федераль  бюджеттан  бик  күп  акчалар  бүлеп  бирелде,  - дип  аңлатты «Авыл. Үсеш  территориясе» проекты  координаторы,   Россия  авыл  яшьләре  берлеге    рәисе   Юлия Оглоблина. – Без аларның  нәтиҗәле  тотылышына  җәмәгатьчелек тикшереп  торуын  тәэмин  итәргә  тиеш.    Гомумроссия  халык   фронтының яңа    проекты һәр  планлаштырылган  объектны төзүне  - дәүләт  сатып  алуларыннан  башлап файдалануга  тапшырганчы  - контрольдә  тотачак.    Яңа  объектларны  кадрлар  белән  тәэмин  итүгә  һәм  аларның  эшен  оештыруга  аерым  игътибар булачак.   Ә бит,  мәсәлән,  авылда   фельдшерлык-акушерлык  пункты  төзеп куеп, анда  эшләргә  кеше  булмаса яисә  ул  атнага  бер генә  көн  эшләсә,    кешегә  аннан  ни  файда.     Урыннардагы  түрәләр, медицина  оешмасы яки  мәдәни үзәк  төзүне  тәэмин  итеп кенә  түгел,  ә  оештыру  һәм  кадрлар  мәсьәләсен  дә  хәл  иткәндә генә халык  тормышның  чынлап-та  яхшыруын  тоячак».

«Сәламәтлек  саклау», «Мәгариф», «Мәдәният», «Цифрлы  икътисад» һәм башка  илкүләп  проектларны  гамәлгә ашыру  мониторингларын уздыруда       катанашу  өчен  быел  кимендә  800ләп активист  чакырылачак.  Милли проектларның  Россия  халкының тормыш  сыйфатына  йогынтысын мониторинглау  илебезнең  бөтен  төбәкләре буенча  булачак.    Шулай  ук  авыл  территорияләрен  үстерүгә  авыл  халкын  аларның  үз   инициативаларын  гамәлгә ашыру  аша  җәлеп  итү  дә  плпнлаштырыла.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  искәртә, теләге  булган һәркем   үзенең  гражданлык  позициясен  күрсәтә  ала һәм  Россия  авылын  үстерү  буенча  иң  зур  проектның  активисты  булырга  мөмкин.    «Авыл. Үсеш  территориясе» проектынңда  катнашу өчен      анкета  тутырырга  кирәк. 

Халык  фронты активистлары тәкъдимнәренең  күбесе  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» программасына  керде  дә  инде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International