"Наркотикларсыз тормыш" - профилактик һәм спорт чарасы

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

2019 елның 19 июнендә "Наркотикларсыз тормыш" ведомствоара акциясе кысаларында Балтач муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, "Форпост" яшьләр оешмасы белән берлектә Норма урта мәктәбе каршындагы сәламәтләндерү лагерендә профилактик һәм спорт чарасы үткәрде . Балалар белән "Наркотикларсыз тормыш" һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук "Наркотикларсыз тормыш" темасына викторина да оештырылды. Аннан соң балалар пневматик винтовкадан ату буенча ярышта катнаштылар. Чара ахырында катнашучылар грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International