«Наркотиклар- сәламәтлек дошманы»

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

14 май көнне Чепья урта мәктәбендэ “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы Гүзәл Җиһаншина наркотикларга каршы профилактик шөгыль үткәрде. Әлеге чараның максаты: наркотикларнын кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә начар йогынтысы турында  булган белемнәрне киңәйтү. Лекция һәм психологик тренинг бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте. Чарада 17 укучы катнашты. Аларга авырлыклардан чыгу өчен кемнәргә мөрәҗәгать итеп булу турында мәгълүмат бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International