«Без бергә» дип исемләнгән чара

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019нче елның 25 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечлэре «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 6 сыйныф укучыларына һәм коррекцион сыйныфында чаралар уздырдылар. "Бергә күңелле» дип исемләнгән клуб кысаларында психолог Гүзәл Җиһаншина 9 май бәйрәменә багышланган тематик чара үткәрде.Чара башында укучылар Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрен тирәнәйттеләр, аннары ветераннар өчен открыткалар ясадылар. Мондый чаралар яшь буында җаваплылык һәм толерантлык хисләрен тәрбияли. Әлеге үзәкнен педагогы Наталья Закирова Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында эшенең асылы, үзенчәлекләре һәм принциплары турында мәгълүмат бирү. Балалар ышаныч телефоны эше турындагы мәгүлүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International