Балтач «Форпост»  үзәге пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышлары үткәрде

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2010 елның 7 гыйнварында 14.00 сәгатьтә «Балтач «Форпост» үзәге Балтач урта мәктәбенең «Факел» яшүсмерләр клубында пневматик винтовкадан һәм ОФП ату буенча Балтач урта мәктәбе, Норма урта мәктәбе, Балтач гимназиясе һәм аларның әти-әниләре арасында спорт ярышлары үткәрде.

Чара ел саен үткәрелә торган спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында, патриотик кәеф булдыру, спортка мәхәббәт тәрбияләү, игелекле дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм хөрмәт итү максатыннан уздырылды.

21 кеше катнашты, ярыш призерлары грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International