2018 елның 7 ноябрендә 2019 елгы референдумнарны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 9 ноябре, җомга

2018 елның 7 ноябрендә 14.00 сәгатьтә. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм сәркәтипләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәнең төп темалары 2018 елның 18 ноябрендә районның барлык муниципаль берәмлекләре территориясендә 2019 елда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдумнар әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре булды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе һәм секретаре Равил Вәгыйз улы Кәримов һәм Рәзинә Хөрмәтулла кызы Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. 
Киңәшмә башланыр алдыннан Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенең һәм участок сайлау комиссияләренең җитәкче составы №1088, №1089, №1090, №1092 Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International