"Дәүләт кадастр бәяләве турында " 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, №3173-р боерыгы нигезендә 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләрен, аеруча саклана торган территорияләр һәм Татарстан Республикасы объектлары җирләрен дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек этабы кысаларында " дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба-ДБУ «ЦГКО») күчемсез милек объектларының тиешле күчемсез милек объектларына ия булучылардан характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.