«Наз»да Кече Лызи клубы мәдәният хезмәтчәннәре концерты.

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 елның 10 нчы октябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Кече Лызи авылының мәдәният хезмәтчәннәре ”Чын күңелдән” дип исемләнгән  хәйрия концерты белән килделәр. Сәнгать җитәкчеләре –Ринат Юсуп улы Кәлимуллин hәм алып баручы Галина Денис кызы Петрова кичәне бик җанлы итеп оештырдылар. Җырчылар Рәмзия Васильева hәм Светлана Габидуллина үз чыгышлары белән тернәкләнүчеләрнең нечкә күңелләрен бик тиз яуладылар. Ә Александр Волков рус, чегән, татар hәм башкорт халык биюләренең чын матурлыгын ачып бирә алды.        

Концерт  буена тернәкләнүчеләр өчен шаян - серле сүзләр, изге теләкләр, котлаулар яңгырады. Әлеге  чаралар тернәкләнүчеләрнең күңел киеренкелегеннән арынырга, ныклап тернәкләнергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International