«Минем гаиләм» дип исемләнгән чара.

2018 елның 12 октябре, җомга

“Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” технологиясе кысаларында,  2018 нче елның 12 нче октябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем гаиләм” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның бурычлары “гаилә”, “тату гаилә” төшенчәләрен ачыклау, үзеңнең гаиләңә, олы буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Балалар чарада  актив катнаштылар, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Чара ахырында алар “Минем гаиләм” дип исемләнгән кроссворд чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International