"Мин Сезгә язам..."- иҗади бәйге нәтиҗәләре

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 ел – Татарстан Республикасында Л.Н.Толстой елы уңаеннан, Балтач үзәк балалар китапханәсе 2017 елның 1 ноябреннән 2018 елның 5 октябренә кадәр 7-8 сыйныфларда белем алучы китап укучылар арасында “Мин Сезгә язам...”-“Я Вам пишу...” исемле хат-мөрәҗәгать иҗади бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгегә барлыгы 21 иҗади эш килде. 12 нче октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә район күләмендәге әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Жюри әгъзалары - Балтач гимназиясенең рус теле укытучысы Е.Ю.Панкова, Балтач зурлар китапханәчесе И.Х.Набиева, Балтач үзәк балалар китапханәсеннән әйдәп баручы китапханәче С.В.Ситдиковалар бәйгегә килгән эшләр белән танышып чыкканнан соң, түбәндәге балаларның эшләрен югары бәяләде:

   1 урынга Арбор авыл китапханәсе китап укучысы, Арбор төп белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфында белем алучы Кәбирова Зилиянең (җитәкчесе Н.А.Габидуллина) эше лаек булды.

   2 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 7А сыйныфында белем алучы Зарипова Динәнең (җитәкчесе В.Ә.Мостафина) эше чыкты.

   3 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач урта мәктәбенең 7А сыйныфында белем алучы Рамазанова Алинәнең (җитәкчесе А.Б.Иванова) эше лаек булды.

    Кызыксындыру призына Чепья балалар китапханәсе китап укучысы, Чепья урта мәктәбенең 8 сыйныфында белем алучы Афанасьева Алина (җитәкчесе И.Е.Жукова) һәм Смәел авыл китапханәсе китап укучысы, Смәел урта мәктәбенең 7 сыйныфында белем алучы Гарифҗанова Гөлия (җитәкчесе А.М.Мөхәммәдиева) ия булдылар.

   Җиңүчеләрне зур җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм алдагы бәйгеләрдә дә көч сынашырга чакырып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International