2018 нче елның 10 нчы октябрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Наташа Закирова һәм Гүзәл Зиганшина “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар. Әлеге чара “Әниләр көне” проекты кысаларында оештырылды.
Волонтерлар белгечләр белән берлектә сабыйны кызыксындыра торган уеннар әзерләделәр. Социаль педагог үз чиратында баланың вак моторикасын, игътибарын үстерүче чара үткәрде. Ә психолог исә баланың әнисенә консультация уздырды.