Агымсуда коенган куркынычсызлык чараларын үтәгез

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

СУ КОЕНГАНДА ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

  • таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында коену тыела;
  • суның тирәнлеген белмәгән килеш биек урыннан суга сикерү тыела;
  • чикләүче тамгалардан эчкәрәк йөзеп кермәскә;
  • йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килмәскә;
  • причал, катер, лодкалардан суга сикермәскә;
  • су коенганда шаярмаска, уйнамаска, бер-береңне кул-аякларыңнан тотмаска;
  • су астында озак вакытка калмаска;
  • ач карынга коенмаска;
  • ялганлап ярдәм сорап кычкырмаска;
  • үзең белән эт һәм башка хайваннар алып килмәскә;
  • cуга кергәнче берничә җиңел күнегү ясап алырга онытмагыз;
  • суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, акрынлап керегез;
  • артык тирән булмаган сулыкка, никадәр тирән икәнлеге билгеле булмаган сулыкка һәм якын тирәдә башка йөзеп йөрүчеләр күп булганда суга сикермәгез (бигрәк тә башбелән);
  • суда 30 минуттан да озаккарак калмагыз,температура тирән булганда – 5-6 минут та җитә;
  • табигый сулыкта коенганда билгеләнгән чикләрне узып йөзеп кермәскә, моторлы көймәләр һәм башка йөзүче чараларга якын йөзеп килмәскә;
  • артык җылынудан саклану өчен комлыкта баш киеменнән ял итәргә;
  • йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә ярый.

КЕШЕ БАТКАН ОЧРАКТА

  • «Кеше бата!» дип шундук ярдәмгә чакырыгыз;
  • коткаручылар һәм «Ашыгыч ярдәм» чакыруларын сорагыз;
  • батучыга коткару бөяте яки бер башы төйнәлгән озын бау ыргытыгыз;
  • яхшы йөзсәгез, киемнәрегезне һәм аяк киемнәрен салып, батучы янына йөзеп барыгыз. Аңа эндәшегез. Адекват җавап ишетсәгез, аңа үзегезгә тотынып ярга йөзеп чыгарга ярдәм итегез. Әгәр батучы паникага бирелгән булса, сезне дә су астына өстери башласа, көч кулланыгыз. Әгәр аннан котылу мөмкин булмаса, тирән сулыш алып, суга чумыгыз, батучының да үзегез белән ияртегез. Шулай иткәндә сез аннан котылырсыз. Әгәр батучы аңын югалткан булса, аны ярга чәчләреннән тотып алып чыгып җиткерергә мөмкин.

ҮЗЕҢ БАТА БАШЛАСАҢ

  • паникага бирелмәгез;
  • артык киемнәрегезне, акя киемен салыгыз һәм ярдәмгә чакырып кычкырыгыз;
  • аркага ятыгыз, кулларыгызны киң итеп җәегез, тынычланыгыз, берничә тирән сулыш алыгыз;
  • коенырга барганда үзегез белән энә яки булавка алырга онытмагыз. Көзән җыера калса, шул урынна энә белән чәнчү ярдәм итәчәк. Булавка булмаса, берничә мәртәбә балтырны чеметү дә булыша. Көзн җыерудан алай гына котыла алмасагыз, аякның баш бармагын нык итеп тотып алып турайтыгыз. Ярга йөзегез.

АВЫЗЫГЫЗГА СУ ТУЛСА

  • паникага бирелмәгез, дулкынга аркагыз белән борылырга тырышыгыз;
  • беләктән бөгелгән кулларыгызны күкрәкнең аскы өлешенә кысыгыз һәм үзегезгә кулларыгыз белән булышып берничә тирән сулыш алыгыз;
  • борыныгызны судан чистартыгыз һәм берничә тапкыр йоту хәрәкәтләре ясагыз;
  • сулышыгыз тигезләнгәч, корсакка ятып, ярга таба йөзегез;
  • кирәк булса, ярдәмгә чакырыгыз.

СУГА БАТУЧЫГА ЯРДӘМ

  • зыян күрүчене йөзтүбән каратып, башын оча сөягеннән түбәнрәк иегез;
  • авыз куышлыгын чистартыгыз;
  • тел тамарына кинәт катып итеп басыгыз;
  • укшый, йөткерә башласа – сулыш юллары һәм ашказаннынан су тулуысынча чыгып бетсен өчен тырышыгыз;
  • укшу билгеләре күренмәсә, пульс тоемланмаса – аркага яткырыпясалма сулыш алу һәм массаж ясый башларга. Тормыш чалымнары күренә башлаугы йөзтүбән каратып, үпкәләре һәм ашказанынна суны чыгарырга;
  • «Ашыгыч ярдәм» чакырырга.

Кеше су төбенә китсә, аны тапканчы эзләгез. Аннары кабат тормышка кайтарырга тырышыгыз. Моны ул суда 6 минуттан да артыграк тормаган очракта эшләргә мөмкин.

Суга батучының игътибарсыз калдырырга ярамый. Теләсә кайсы мизгелдә аның йөрәге туктарга мөмкин. Коткаручылар чакыру мөмкинлеге булганда мөстәкыйль рәвештә күчереп йөртмәгез.

Су коенганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре алай авыр түгел, аны хәтерегездә сакларга тырышыгыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International