Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районында XI мөселман балалар Сабан туенда катнашты

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

15 июль көнне районыбызда Бөрбаш авылында XI Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе үткәрелде. Әлеге мәртәбәле бәйрәмдә Сабантуй кунакларын  Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев,  Татарстан Президентының мәдәният Фонды директоры Нурия Хәшимова һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин котлады. Шулай ук  мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе  Гөлнара Габдрахманова, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов һ.б. бар иде. 

Әлеге Сабантуй районыбыз җирлегендә 11нче тапкыр үткәрелүе белән мөһим. Аны ел саен балалар көтеп алалар. Бәйрәмне оештыручы һәм башлап җибәрүче  булып – Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев  тора. Сабантуй  соңгы елларда Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе дигән   статус алды. Аны географиясе елдан-ел арта, Катнашучылар саны күбәя бара. Бирегә Татарстанның күп кенә районнарыннан, Самара,  Оренбург якларыннан,  Мари Эл республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Чувашиядән  дин кардәшләребез  һәм балалар килә, 

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең котлавында балаларны Россиянең киләчәге, дип атады. “Халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, булдыклылыгын, татулыгын чагылдыра торган үзебезгә генә хас булган татар халкының милли бәйрәме – мөселман балалары Сабан туе. Кадерле балалар, сез бүген көчтә, җитезлектә, тапкырлыкта үзегезне сынарсыз, яңа дуслар табарсыз. Сез – безнең илебезнең киләчәге. Илебезнең, республикабызның, районыбызның тагын да матуррак яшәве өчен төрле милләт халыкларының, төрле дин вәкилләренең дус һәм тату яшәве бик мөһим. Без бу сыйфатларны үзебезнең балаларыбызда тәрбияләп, саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Үзебезгә хас булган, әби-бабаларыбыздан калган традицион ислам дине кануннарында тормыш итеп, балаларыбызны тәрбияләп, матур итеп яшәргә насыйп булсын. Без бергә һәм бердәм булганда гына уңышларга ирешәчәкбез”, - диде Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International