“Күпфатирлы йортларда агымдагы төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен башкаруда коррупция куркынычы турында” дигән темага ВГТРК телеканалына тапшыру әзерләү өчен  киңәшмә  үтте

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә  каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән 2018 елның 9 июлендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә  “Күпфатирлы йортларда агымдагы төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен башкаруда коррупция куркынычы турында” дигән темага ВГТРК телеканалына тапшыру әзерләү өчен  киңәшмә  үтте.

Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, ТР Дәүләт торак инспекциясеннән, ТР иҗтимагый палатадан, ТР кеше хокукларын яклау вәкаләтеннән, Казан шәһәре мэриясеннән һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар төзелеш эшләре барганда килеп туган актуаль сорауларны күтәрделәр.

Бу хакта тапшыру  июль аенда ВГТРК каналында эфирда күрсәтеләчәк. Бу тема белән бәйле сорауларны anticorruption.RT@tatar.ru электрон адресына юлларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International