2018 нче елның 15 нче маенда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Балтач муниципаль районындагы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе дә әлеге гаилә җепләрен берләштерүче һәм ныгытучы күңелле бәйрәмнән читтә калмады.
“Ныклы гаилә” Федераль партия проекты кысаларында тернәкләнүчеләр белән бүлекчә культорганизаторы Алексеева Фирдания “Гаилә – ил терәге” исеме астында мавыктыргыч викторина уены уздырды. Ахырдан тернәкләнү узучы, 47 ел буена бәхетле тормышта яшәгән парлы гаиләләр Абдулла Булатов һәм Роза Бакирова (Казан каласыннан) , Мөхәрләм һәм Салисә Салаховаларның (Чапшар авылыннан) гаиләнең бәхете, тынычлыгы һәм озын булуының серләре белән уртаклашу белән дәвам итте.
Шулай ук әлеге чарада сәнгатькә гашыйк тернәкләнүчеләрнең һәм Алексеевалар гайләсенең моңлы җыр- биюләре әлеге чараның чын бизәгенә әверелде.