БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ЯҢА УЧАСТОК САЙЛАУ КОМИССИЯЛӘРЕНЕҢ ХӘЛ ИТКЕЧ ТАВЫШКА ИЯ БУЛГАН ӘГЪЗАЛӘРЕНӘ (УЧАСТОК САЙЛАУ КОМИССИЯЛӘРЕ СОСТАВЫНЫҢ РЕЗЕРВЫНА) КАНДИДАТУРАЛАР БУЕНЧА ТӘКЪДИМНӘР КАБУЛ ИТҮ ТУРЫНДАГЫ МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләре турында”гы Федераль Законның  27 статьясына, сайлау комиссияләре оештыру буенча методик тәкъдимнәргә  таянып Балтач территориаль сайлау комиссиясе Балтач  муниципаль  районы территориясендә  яңа участок сайлау комиссияләренең хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләренә (участок сайлау комиссияләре составының резервына) кандидатуралар буенча тәгъдимнәр кабул итү турында белдерә.

Тәкъдимнәр   2018 елның 18 апреленнән  17 майга  кадәр Балтач территориаль сайлау комиссиясендә  Балтач ш.т.п, Ленин урамы, 42 йорт адресы буенча кабул ителә. Эш сәгатьләре: 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр,  обед 12.00 дән 13.00  сәгатькә кадәр, ял  һәм бәйрәм көннәреннән тыш.Справкалар өчен телефон 2-54-84.

Участок сайлау комиссиясе составына тәкъдим итә торган кандидатура “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләре турында”гы Федераль Законның  29 статьясы таләпләренә туры килергә тиеш.

Участок сайлау комиссияләренең  хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләре итеп (участок сайлау комиссияләре составының резервына) билгеләр өчен кандидатураларны тәгъдим иткәндә түбәндәге документларны тапшыру зарур: 

 

Сәяси партияләр, аларның төбәк һәм

башка структура бүлекчәләре өчен

1. Сәяси партиянең Уставына таянып сәяси партия, аның төбәк яисә башка структура бүлекчәләре тарафыннан, участок сайлау комиссияләренең хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләре итеп билгеләр өчен кандидатуралар буенча, кабул ителгән карары.

2. Әгәр кандидатуралар турында тәгъдимне сәяси партиянең төбәк яисә башка структура бүлекчәсе кертсә, ә Устав нигезендә аларга мондый мөмкинчелек бирелмәгән очракта, сәяси партиянең Уставына таянып төбәк яисә башка структура бүлекчәсенә мондый вәкаләтләрне бирергә хокүкка ия булган органы тарафыннан, сәяси партиянең төбәк яисә башка структур бүлекчәсенә участок сайлау комиссияләренә кандидатуларны тәгъдим итү вәкаләтләрен бирү турында, кабул ителгән карары.

 

Иҗтимагый берләшмәләр өчен          

1. Нотариус, яисә иҗтимагый берләшмәнең рәсми документларын расларга хокукка ия орган тарафыннан расланган иҗтимагый берләшмәнең гамәльдәге Уставның күчермәсе.

2. Иҗтимагый берләшмәнең Уставына таянып,  иҗтимагый берләшмәнең вәкаләтле (җитәкчел яисә башка) органы тарафыннан, участок сайлау комиссияләренең хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләре итеп билгеләр өчен кандидатуралар буенча, кабул ителгән карары, яисә шушы ук мәсъәләдә, иҗтимагый берләшмәнең төбәк яисә башка структур бүлекчәсенең вәкаләтле (җитәкчел яисә башка) органы тарафыннан кабул ителгән карары (иҗтимагый берләшмәнең Уставы нигезендә  иҗтимагый берләшмә исеменнән мондый карарны кабул итү хокукына ия булса).

3. Әгәр кандидатуралар турында тәгъдимне иҗтимагый берләшмәнең төбәк яисә башка структур бүлекчәсе кертсә, ә Устав нигезендә аларга мондый мөмкинчелек бирелмәгән очракта иҗтимагый берләшмәнең Уставына таянып төбәк яисә башка структур бүлекчәсенә мондый вәкаләтләрне бирергә хокүкка ия булган органы тарафыннан, иҗтимагый берләшмәнең төбәк яисә башка структур бүлекчәсенә участок сайлау комиссияләренә кандидатуларны тәгъдим итү вәкаләтләрен бирү турында, кабул ителгән карары һәм шушы вәкаләтләргә ия булган орган тарафыннан участок сайлау комиссияләренең хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләре итеп билгеләр өчен кандидатуралар буенча, кабул ителгән карары.

 

Участок сайлау комиссияләренә кандидатуларны

тәгъдим итәргә хаклы калган затлар өчен

Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы, яшәү, эшләү, хезмәт итү, яисә уку урыны буенча сайлаучылар җыелышлары тарафыннан кабул ителгән карарлар.

 

Моннан тыш кандидатураларны тәгъдим итәргә хаклы барлык затлар тарафыннан да түбәндәге документлар тапшыру зарур:

1. Участок сайлау комиссиясе составына  тәгъдим ителгән кешенең       3х4 см. зурлыктагы (почмаксыз) 2 фотокарточкасы;

2. Россия Федерациясе гражданинының участок сайлау комиссиясе составына кертүгә язмача ризалыгы.

3. Паспорт, яисә участок сайлау комиссиясе составына  тәгъдим ителгән кешенең гражданлыгы һәм тору урыны турында мәгълүмәткә ия булган  Россия Федерациясе гражданинының паспортын алмаштыра торган документның күчермәсе.

4. Участок сайлау комиссиясе составына  тәгъдим ителгән кешенең төп эш яисә хезмәт урыны , биләгән вазыйфасы турындагы мәгълүмәткә ия булган документның (хезмәт кенәгесе яки эш урыныннан справка) күчермәсе, ә төп эш яисә хезмәт урыны булмаган очракта - тәгъдим ителгән кешенең шөгеле ягъни кешенең керемен тәэмин итә торган эшчәнлеге яисә бер кайда да эшләмәүе (пенсионер, эшсез, укучы, вакытлыча эшләмәүче) турындагы документның күчермәсе.

Участок сайлау комиссияләре составының саны

 

Участок сайлау комиссиясе номеры

Хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләр саны

 Участок сайлау комиссиясе номеры

Хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләр саны

№ 1060

7

№ 1077

6

№ 1061

6

№ 1078

6

№ 1062

6

№ 1079

6

№ 1063

5

№ 1080

6

№ 1064

6

№ 1081

6

№ 1065

6

№ 1082

5

№ 1066

7

№ 1083

10

№ 1067

6

№ 1084

6

№ 1068

7

№ 1085

6

№ 1069

7

№ 1086

5

№ 1070

7

№ 1087

8

№ 1071

6

№ 1088

8

№ 1072

6

№ 1089

8

№ 1073

5

№ 1090

8

№ 1074

8

№ 1091

7

№ 1075

6

№ 1092

8

№ 1076

6

№ 1284

8

 

 

Участок сайлау комиссияләрен формалаштырылу буенча Балтач территориаль сайлау комиссиясенең утырышы 2018 елның 29 маенда сәг.14.00 дә үткәрелә дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International