12 гыйнвар – Россия Федерациясенең Прокуратура хезмәткәрләре көне

2018 елның 12 гыйнвары, җомга
12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Закон сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән ихлас котлыйбыз.

Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда да законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазифасын намус белән башкарып, тормышыбызда мөһим урынны били. Сезнең тырышлыгыгыз белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә. Сезгә законлылык, хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.

Балтач  муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International