14 сентябрь көнне Пыжмара авыл китапханәчесе яшьләргә “Терроризм-кешелек дошманы” дигән күзәтү үткәрде. Чара барышында китапханәче яшьләргә терроризмның нәрсә аңлатканын,террористларның максатлары нидә икәнлеге хакында сөйләде.Шартлаткыч җайланма урнаштыруның билгеләре белән таныштырды.